“Якты юл” газетасы игълан иткән “Матур гаилә” бәйгесендә беренче катнашучылар бар
Райханә биш ел буе дуслашып йөргән егетен армияга озата. Ике арада сөю хисләре белән тулы хатлар йөри башлый. Менә кайтыр,туйлар үткәрербез дип йөргәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Кыз сөйгәне Зәкиҗанны 1945 елда гына көтеп ала. Өч ел кыз белән егет булып йөргәннән соң, Райханә Вәҗәһетдин белән Хәдичә гаиләсенә килен булып...
Райханә биш ел буе дуслашып йөргән егетен армияга озата. Ике арада сөю хисләре белән тулы хатлар йөри башлый. Менә кайтыр,туйлар үткәрербез дип йөргәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Кыз сөйгәне Зәкиҗанны 1945 елда гына көтеп ала. Өч ел кыз белән егет булып йөргәннән соң, Райханә Вәҗәһетдин белән Хәдичә гаиләсенә килен булып төшә. Матур итеп яратышып яшиләр яшьләр, өлкәннәр белән уртак тел табып,бер-берсенә юл куеп тату гомер итәләр. Бер -бер артлы балалар: Кәүсәрия, Госман, Таһир дөньяга килә. Һәр сабыйны яратып, куанып каршы алалар бу гаиләдә. Тик көтмәгәндә аларның ишеген кайгы кага-Зәкиҗан авырый башлый һәм бу аның әҗәленә тигән чир була. Ирен-очар канатын, таяныр терәген җуйганда Райханәгә бары 29 яшь була. Ике улына, кызына әти дә булырга туры килә. Тырыша, гаилә юклык күрмәсен өчен бер эштән дә баш тартмый. Әле бит ир канаты Зәкиҗанның әнисе-кайнанасы Хәдичәне дә күңел җылысын биреп, олылап 30 ел буе туган әниседәй тәрбияләп соңгы юлга озата.
Райханә апа 38 ел мәктәптә эшләде. Төпчек улы Таһир белән тырышып җиткергән йортка 1985 елда Минзәлә кызы Тәнзилә килен булып төште. Таһир колхозда сварщик, Тәнзилә больницада санитарка булып эшләде. Бианасы Райханә тормышта килененә олы таяныч була, оныклары Рамил белән Ленизага кадерле әби була.
--Тормыш иткәндә бианаңның кайсы сыйфатларын өлге итеп алдың?-дип сорыйм Тәнзиләдән.
-- Беләсеңме, борчуларын кешегә күрсәтми, эчкә йота белә иде ул. Йөрәккә кадалырлык усал сүз әйтә белмәде, бервакытта да караңгы чырай күрсәтмәде. Чисталыкка, пөхтәлеккә аннан өйрәндем. Сабырлык алиһәсе иде ул. Бер вакытта да зарланмады, өйдәгесен тышка чыгармады. Матур яшәдек,- дип искә алды Тәнзилә бианасы Райханәне.
Гомер-йөгәнсез ат, чаба да чаба.Төп хезмәтеннән тыш, өй эшләрендә булышып, оныкларын үстерешеп Райханә апаның да гомер көзе килеп җитә. Килене Тәнзиләгә бәхиллеген биреп, бакыйлыкка күчә.
Ни чәчсәң, шуны урырсың дигәннәр бит. Чәчү генә түгел, йөрәк җылыңны, акыл егәрлегеңне биреп үстерсәң генә яхшы уңыш аласың. Ике ел элек шушы ук нигезгә өченче буын килен төште. Күзкәй кызы,укытучы Инзилә алтын куллы уңган егет Рамил белән 6 ел бер-берсен белешеп, сынашып йөргәннән соң бәрәкәтле нигезгә килен булып төшә.
Шулай итеп, хәзер инде Тәнзилә үзе бианай. Килене "әни» дип өзелеп тора, бер-берсен аңлап, җылы багланышлрда яшәргә өйрәнгәннәр. Яшь килен Инзиләдән:
-Бәхетлеме син, бәхетле гаилә нинди булырна тиеш?- дип сорыйм
--Минемчә, бәхет үзеннән-үзе килми, тырышлык, акыл хезмәте сорый ул. Мин иремнең гаиләсенә килен булып төшүемә үкенмим. Иң мөһиме-гаиләдә бер-береңне аңлап яши белү, сабырлык , әлбәттә бер-береңне ярату, мәхәббәткә тугрылык кирәк. Бианам Тәнзилә миңа күп яктан үрнәк, -ди яшь килен.
Дөрес, бер буын икенчесенә ошамый. Ләкин гаиләдәге гореф-гадәтләр, җәмгыятьне таза, сәламәт итеп тотучы күркәм кешелек сыйфатлары буыннан-буынга изге амәнәт итеп тапшырылырга тиеш.Моның өчен гаилә тәрбиясе, өлкән буын үрнәге бик мөһим.
Мин язарга әзерләнеп йөргәндә шуңа төшендем: Вәҗиевләр гаиләсендә киленнәр бианаларын үз аналарыдай якын күреп, киңәш тотып, өйдәгене читкә чыгармыйча яши беләләр. Шушы дустанә багланышлар җылысында җирдә нык басып торырлык уллар, кызлар үскән. Әйтәсе килгәнем шул: яхшылык, изгелек кенә бәхет китерә. Әрем чәчеп, тары урып булмый. Менә шуның асылын аңлап яшәргә кирәк бу дөньда. Килен кайнанага баш бирмим әле, дип санлашмый яшәсә, кайнана киленнән гел гаеп кенә эзләп торса, андый гаиләгә бәрәкәт иңми. Бәрәкәтсез, гаугалы өйдә күркәм холыклы балалар: сабыр, нәзәкәтле киленнәр, итәгатьле кияүләр үстереп булмый.
Югарыда сөйләнгән өч буын тормышы-үзара җылы мөнәсәбәтләр, сабырлык, аңлашып яшәү өлгесе, дип яза Күзкәй китапханәсе мөдире Тәнзилә Шәйхнурова
Ә без "Якты юл" газетасын укучы башка райондашларыбызның исенә төшерәбез. Якынлашып килүче Гаилә көне уңаеннан үзегезнең яисә туганнарыгызның гаиләләре, янәшәдә яшәүче үрнәк, матур парлар турында язма, фотоларыгызны көтеп калабыз. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләр көтә!
Язмадагы гаҗәеп, матур, тату гаилә өчен тавыш бирергә дә онытмагыз!
Хатлар өчен электрон адресыбыз: yakti.ul76@gmail.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев