Тукай районында “Яз гүзәле“ фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген "Якты юл" газетасы редакциясендә "Яз гүзәле" фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Ай дәвамында 14 конкурсантыбыз - газета укучыларыбыз конкурсның гүзәле дигән исем һәм төп бүләк - чәй сервизы өчен тавыш җыйдылар. "Яз гүзәле" дип Круглое Поле поселогыннан Айгүзәл Нуриева танылды. Кызыксындыру бүләкләренә Яңа Бүләк авылыннан Илүзә Газизова, Теләнче Тамактан...
Бүген "Якты юл" газетасы редакциясендә "Яз гүзәле" фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Ай дәвамында 14 конкурсантыбыз - газета укучыларыбыз конкурсның гүзәле дигән исем һәм төп бүләк - чәй сервизы өчен тавыш җыйдылар. "Яз гүзәле" дип Круглое Поле поселогыннан Айгүзәл Нуриева танылды. Кызыксындыру бүләкләренә Яңа Бүләк авылыннан Илүзә Газизова, Теләнче Тамактан Эльвина Борһанова, Яңа поселогыннан Наилә Мәхмүтова, Ташкичүдән Миләүшә Галиева, Яңа поселогыннан Айгөл Ризатдинова лаек булдылар.
Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
Һәм укучыларбызны "Минем яраткан дустым" дип аталган яңа конкурста катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев