Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Редакция бәйгеләре

Колыш авылыннан Фатыйма Абдуллина такмак бәйгесендә катнаша

Колыш авылыннан Фатыйма апа Абдуллина безгә бер кочак такмаклар язып җибәргән. Алар белән сезне дә таныштырабыз: Мондый күңелле җырларны яшьләрнең, бәлки, әле ишеткәне дә юктыр. Бар иде, ди әүвәл заманда бер кеше, Аның авызында булган ди, малай, бары бер теше. Әүвәл заманда булган ди бер Гәптерахман, Ул, малай, барысын да...

Колыш авылыннан Фатыйма апа Абдуллина безгә бер кочак такмаклар язып җибәргән. Алар белән сезне дә таныштырабыз: Мондый күңелле җырларны яшьләрнең, бәлки, әле ишеткәне дә юктыр.

Бар иде, ди әүвәл заманда бер кеше,

Аның авызында булган ди, малай, бары бер теше.

Әүвәл заманда булган ди бер Гәптерахман,

Ул, малай, барысын да аптыраткан.

Әүвәл заманда булган ди бер 110 яшьлек карт,

Аның сакалы булган ди кардан ак.

***

Чытыр-чатыр,

Чатыр астында куян ятыр,

Аны төлке барып уятыр.

Куян дигән киек,

Арт аягы биек,

Алды аягы тәбәнәк.

Тау астына куган идем,

Төште китте тәгәрәп.

Йөгереп китте бер мәче,

Койрыгын төйнәгән,

Артына тагып,тубал сөйрәгән

Нинди тубал бу дисәм,

Балаларын төягән.

Койрыгы чишелде,

Балалары ишелде.

Килә идем урам буйлап,

Әллә нәрсә уйлап.

Шуннан соң

Ап итте, хап итте..

Корсагыма ат типте!

Ярылып китте күлмәгем,

Чак-чак кына үлмәдем.

Бардым базарга

Калач алдым ашарга

Калач туңган, тешем сынган

Киттем больниска.

Биш тиен бирдем артистка.

Фию,фию иттеләр

Тауга менеп киттеләр,

Мин дә менәм дигән идем

Башка сугып киттеләр.

Ничек итсәң дә ит,

Бишендегә барып җит.

Бишендегә барып җитсәң,

Пешәр ботка белән ит.

Мыскыл итмә,

Кыстырып китмә,

Төшереп калдырма,

Кешедән алдырма.

Кеше кешегә әйтер,

Кеше әллә ни әйтер.

Булган ди берәү,

Куйган ди терәү.

Терәве ычкынган

Үзенә суктырган.

Аягын кыстырган,

"Әни" дип кычкырган.

Йөгердем, йөгердем

Йөгерә тогач, арыдым.

Арыгачтын су эчтем,

Су эчкәчтен егылдым.

Егылгачтын мин үлдем.

Бар иде ди, юк иде ди
Ач иде ди, тук иде ди.

Кара чикмән кия иде ди

Башын түбән ия иде ди.

Җикте ди,тавык,

Китте ди, авып

Җикте ди, таракан,

Башын артка караткан.

Җикте ди чикерткә,

Суккан саен артын сикертә,

Алабае ат иде ди,

Чабатасы чана иде, ди

Тараканы кучер,

Утыр да чап иде, ди.

Ул чакта еллар имин иде, ди

Әбиең белән бабаң

Мич башында яталар ди.

Бар иде, ди

Ыштан төбе тар иде , ди

Тар булса да җитмеш кыяр

Сыярлык бар иде, ди.

Бара иде, ди боз буйлап

Киләчәген уйлап

Китте, ди таеп,

Төште ди авып,

Ыштан төбе ярылды, ди

Кыярлары коелды,ди.

Аны балалар җыйды,ди.

***

Йөгереп чыктым келәткә

Тибеп ектым күркәне

Типмәс идем күркәне

Түгеп чыккан көрпәне.

Йөгереп чыктым урамга

Тибеп ектым үрдәкне

Типмәс идем үрдәкне

Төшереп ваткан чүлмәкне.

Йөгереп чыктым абзарга,

Тибеп ектым сарыкны

Типмәс идем сарыкны

Буып чыккан шарфны.

***

Барып кердем Хәйдәргә

Башын тыккан әйрәнгә

Башын алгач әйрәннән

Куркып киттем Хәйдәрдән.

Барган идем Якупка

Башын тыккан катыкка

Башын алгач катыктан

Куркып киттем Якуптан

***

Бар иде безнең яшь чаклар

Кесә тулы борчаклар

Мин яшь чакта

Әти унөчтә,

Үзем унбиштә,

Әби ишектә

Бабай бишектә чакта..

Борын-борын бер чакта

Әйдә барыйк борчакка

Һич тә урын булмаса

Тутырырбыз корсакка

Бардык борчакка

Төядек корсакка

Килеп чыкты Якуп

Без калдык ятып.

Килеп чыкты Йосып

Калдык буразнага посып

Әй, без дәшми ятабыз,

Тешне генә кысып.

Бардым борчакка

Төядем корсакка

Килеп чыкты иясе

Инде ни диясе?

Инде Фатыйма апа һәм аның кызыклы такмаклары өчен тавыш бирәсе генә калды. Моның өчен сайтның баш битендә "Тавыш бирү" сәхифәсендә кирәкле фамилия каршындагы түгәрәккә басарга кирәк. "Нәтиҗәләр" дигән язуга басып исә, бәйгедә катнашучы һәркемнең күпме тавыш җыйганын карарга мөмкин.

Әлегә иң күп тавышны районыбызның ике балалар бакчасында "Ромашка" һәм "Аленушка" да тәрбияләнүче сабыйлар өчен бирә газета укучыларыбыз. Исегезгә төшерәбез, бәйге 1 апрельгә кадәр дәвам итә.

Башка катнашучылар башкарган такмаклар белән монда һәм монда танышырга мөмкин.

Барыгызга да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев