Калмиядән Данир Кыш бабайга хат язган
"Якты юл" газетасы игълан иткән Яңа ел бәйгесендә тагын бер катнашучы бар. Таныш булыгыз - Данир. "Исәнме Кыш бабай, минем исемем Данир. Без семьяда 3 бала. Мин, апам Эльвина, апаем Ранель. Без сине ел саен зарыгып көтәбез.Мин Калмия авылы мәктәбендә 3 сыйныфта укыйм.Кыш бабай, без сина сәламәтлек телибез.Әтием белән әнием...
"Якты юл" газетасы игълан иткән Яңа ел бәйгесендә тагын бер катнашучы бар. Таныш булыгыз - Данир.
"Исәнме Кыш бабай, минем исемем Данир. Без семьяда 3 бала. Мин, апам Эльвина, апаем Ранель. Без сине ел саен зарыгып көтәбез.Мин Калмия авылы мәктәбендә 3 сыйныфта укыйм.Кыш бабай, без сина сәламәтлек телибез.Әтием белән әнием синен хакта гел сөйләп торалар.Безнең сина күп итеп рәхмәт әйтэсебез килә бүләкләрең өчен.Без сине кунакка көтеп калабыз".

Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Җиңүчене бүләк көтә. Бәйгенең иганәчесе - Сәйдәшев исемендәге хуҗалык.
Иң шәп хатны жюри билгеләячәк, хат астындагы сезнең фикерләрегезгә игътибар итәчәкбез.
Исегезгә төшерәбез, хатларыгызны "Кыш бабайга хат" дигән тамга белән шушы адреска юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com
Бәйге 27 декабрьгә кадәр дәваам итә.
Фото чыганагы : umamashi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев