Иске Абдулдан Әхмәтҗановлар гаиләсе – “Күркәм гаилә” бәйгесендә катнашучылар
"Күркәм гаилә" бәйгесендә тагын бер катнашучы бар. Таныш булыгыз - Иске Абдул авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе. Рөстәм абый озак еллар төзелештә, ә аның иптәше Сәрия апа хәзерге "Сәйдәшев", элеккеге "Алга" хуҗалыгында 30 ел хисапчы булып эшләгән. Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда, инде үзләре тормыш корган балаларына ярдәм итеп, оныклар...
"Күркәм гаилә" бәйгесендә тагын бер катнашучы бар. Таныш булыгыз - Иске Абдул авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе. Рөстәм абый озак еллар төзелештә, ә аның иптәше Сәрия апа хәзерге "Сәйдәшев", элеккеге "Алга" хуҗалыгында 30 ел хисапчы булып эшләгән. Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда, инде үзләре тормыш корган балаларына ярдәм итеп, оныклар тәрбияләп якыннары, күршеләренә ачык йөз күрсәтеп яшиләр.
Шунысы да игътибарга лаек, өлкән буын -Шәрәфиәхмәт белән Гөлсинә апа гаиләсенә килен булып төшкәннән бирле, Сәрия апа белән Рөстәм абый алар белән бергә, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр.
Әхмәтҗановлар өеннән кунак өзелми: "Туган көннәрдә егерме кешедән дә ким җыелмыйбыз, Аллага шөкер, гел аралашып торабыз", - дип елмая хуҗабикә.
Иске Абдулның, димәк Тукай районының д а матур гаиләләреннән берсе булган Әхмәтҗановлар өчен тавыш бирергә дә онытмагыз. Моның өчен "Якты юл" газетасы сайтының баш битендә аларның фамилиясе каршындагы түгәрәккә басарга гына кирәк. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев