Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Иске Абдулдан Диләрә: “Кыш бабай, капчыгыңда шоколад, уенычклар һәм.. энекәш булсын иде”

"Кыш бабайга" дигән тамга белән чираттагы хат безгә Тукай районы Иске Абдул авылыннан килде. Аны безгә кечкенә Диләрәнең әнисе Рәмилә язган. "Исәнмесез! "Кыш бабайга хат" бәйгесендә катнашырга булдык. Минем исемем Диләрә.Мина 2 яшь. "Кыш бабай тугел ул, бабай баш", дип ярышам әнилэр белән,шуңа шигырь юлларын да "Бабай баш"ка багышлыйм: Әй...

"Кыш бабайга" дигән тамга белән чираттагы хат безгә Тукай районы Иске Абдул авылыннан килде. Аны безгә кечкенә Диләрәнең әнисе Рәмилә язган.

"Исәнмесез! "Кыш бабайга хат" бәйгесендә катнашырга булдык. Минем исемем Диләрә.Мина 2 яшь.
"Кыш бабай тугел ул, бабай баш", дип ярышам әнилэр белән,шуңа шигырь юлларын да "Бабай баш"ка багышлыйм:
Әй бабай баш, бабай баш!
Син бит инде безнең бай.
Мина тәмлүшкәләр җибәр,
Чыкса әгәр берәр җай.
Машина, шоколад, бәби,
Булсын синен капчыкта.
Энекәш тә ярар иде,
Уйла эле, ашыкма!"

Әнисе Диләрәнең хат язган вакыттагы фотосын да юллаган.

Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Җиңүчене бүләк көтә. Бәйгенең иганәчесе - Сәйдәшев исемендәге хуҗалык.

Иң шәп хатны жюри билгеләячәк, хат астындагы сезнең фикерләрегезгә игътибар итәчәкбез.

Исегезгә төшерәбез, хатларыгызны "Кыш бабайга хат" дигән тамга белән шушы адреска юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com

Фото чыганагы:muznewby.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев