Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Яз гүзәле: Конкурсантка №5 Рәзинә Сәетгәрәева

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз: әбекәйләр, әнекәйләр, апалар, сеңелләр, кызлар-йолдызлар!!! Барыгызны да матур, тылсымлы, җылы, нурлы, ягымлы кояшлы Яз айлары белән котлыйм!!! Елмаю - ул киләчәк көнгә ышаныч, дөнья матурлыгы, тормыш иминлеге, балалар бәхете, аларның шат авазы, матур киләчәк!!! Биклән авылы ягыннан чыккан кояш нурлары сезнең тарафларга да барып җитсен, җаныгызны җылытсын,...

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз: әбекәйләр, әнекәйләр, апалар, сеңелләр, кызлар-йолдызлар!!! Барыгызны да матур, тылсымлы, җылы, нурлы, ягымлы кояшлы Яз айлары белән котлыйм!!! Елмаю - ул киләчәк көнгә ышаныч, дөнья матурлыгы, тормыш иминлеге, балалар бәхете, аларның шат авазы, матур киләчәк!!! Биклән авылы ягыннан чыккан кояш нурлары сезнең тарафларга да барып җитсен, җаныгызны җылытсын, күңелдән-күңелгә, йөрәктән-йөрәккә күчсен!!! Иң изге теләкләр белән шигъри күңелле, тукайҗанлы райондашыгыз, Биклән кызы - Рәзинә Сәетгәрәева! Шундый матур бәйге оештырган барлык каләмдәшләремә - матур-матур кызларга, сөйкемле ханымнарга, хөрмәтле Инзилә Маннуровнага күңел учагымдагы сүнмәс, сүрелмәс рәхмәт хисләремне шушы елмаюларым аша тапшырам!!! Бәхетле булыгыз, нурлы йөзләрегездән елмаю китмәсен!!!

Табышмак әйтәмен Сезгә,

Уйлап табарсыз микән?..

Кыш та, җәй дә, көзләрдә дә,

Язларда яши берәү...

Күктә яшен яшьни калса,

Яңгырлар булып ява,

Яңа туган сабый кебек,

Елмая ул һәр таңга!

Әкияткә ышана ул,

Өндә - могҗиза көтә!

Моңга манчыган каләме -

Тылсымчы Яз кызы төсле,

Серлелек сирпеп үтә...

...Күбәләк күңеле бик сәер,

Үтә дә нечкә кыллы...

Һәр күзәнәге - биюче,

Һәр күзәнәге - җырчы!!!

...Кәгазьгә тама туктаусыз,

Әллә яшь, әллә тамчы?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев