Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Яңа Бүләктән Роза Фәйзуллина: “Кыш бабай, килгәндә, үзең белән Кар Әбисен дә иярт!”

"Кыш бабайга хат" бәйгесендә катнашырга теләп, Яңа Бүләктән Роза исемле кыз һәм аның әбисе дә безгә язды. Исәнмесез, хөрмәтле «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре! Сезнең барыгыз ны да якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән чын күңелдән тәбриклибез! Ныклы сәламәтлек , бәхет - шатлык, гаилә иминлеге һәм зур- зур уңышлар теләп калабыз!...

"Кыш бабайга хат" бәйгесендә катнашырга теләп, Яңа Бүләктән Роза исемле кыз һәм аның әбисе дә безгә язды.

Исәнмесез, хөрмәтле «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре! Сезнең барыгыз ны да якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән чын күңелдән тәбриклибез! Ныклы сәламәтлек , бәхет - шатлык, гаилә иминлеге һәм зур- зур уңышлар теләп калабыз!

Мин оныгым Розаның газетадагы "Кыш Бабайга хат" бәйгесенә хат җибәрәсен белгәч, сезгә аның әйтеп яздырган фикерләрен җиткерәсем килә:

"Исәнме, Кыш Бабай! Ни хәлләрдә яшәп ятасың, Кар Әбинең һәм минем кебек кечкенә оныгың Кар Кызының хәлләре ничек? Бу хатны сезгә Яңа Бүләк мәктәбенең 1-нче сыйныф укучысы Роза Фәйзуллина яза. Безнең хәлләр әйбәт, мин яхшы гына укып йөрим, ә энем Айнур һәм сеңлем Алисә балалар бакчасына йөриләр. Әнием һәм әби - бабам эшләп йөриләр. Мин аларның барысын да бик -бик яратам! Мин туган авылымны һәм аның гүзәл табигатен дә бик- бик яратам! Бездә яшәве бик күңелле, һавасы да саф. Кыш Бабай син безгә әбизәтелне кил яме кунакка, без сине бик көтәбез! Кыш Бабай, Кар Кызы үзегез белән Кар Әбисен дә алып килегез әле, алайса аңың берүзенә бик күңелсез булыр, барыгыз бергә җыелышып килегез, бездә барыгызга да урын җитә, без ишекләрне бикләмичә сезне көтәрбез , ямегез!!! И, Кыш Бабай сиңа да авырдыр инде, күп-күп бүләкләр салынган капчыклар асып өйдән-өйгә, авыллардан-авылларга, шәһәрләрдән- шәһәрләргә йөрисең. Безгә килсәң бераз утырып ял итеп алырсың әле. Ә без сиңа җырларбыз, биербез, шигырьләр сөйләрбез. Әле менә бабам Назыйр клуб янына кардан "Әтәч" фигурасын ясады, мин дә аңа бераз булыштым һәм шул"Әтәч " янында фотога да төштем.Сиңа шул фотоны да җибәрәм.

Сау булып торыгыз, юлларда исән -сау йөрегез! Кайнар сәламнәр белән Яңа Бүләк авылыннан Роза".

Әлеге хатны ошатсагыз, шушы язма астында үз фикерләрегезне язып калдыра аласыз.

Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Җиңүчене бүләк көтә. Аның иганәчесе - Сәйдәшев исемендәге хуҗалык.

Иң шәп хатны жюри билгеләячәк, хат астындагы сезнең фикерләрегезгә игътибар итәчәкбез.

Исегезгә төшерәбез, хатларыгызны "Кыш бабайга хат" дигән тамга белән шушы адреска юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com.

Яңа ел бәйгесе 27 декабрь көнне тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев