Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Минем яраткан дустым» конкурсы җиңүчесен билгеләгәндә комментарийларга аерата игътибар биреләчәк

Газета сайтында бара торган «Минем яраткан дустым» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү 2 май сәгать 9.00гә кадәр дәвам итәчәк. Бәйге, үткәннәреннән аермалы буларак, берничә этапта үтәчәк. Иң күп тавыш җыйган берничә конкурсантны аерып алып, алар арасында өстәмә иҗади бәйге үткәрәчәкбез. Ул 2-12 май көннәренә планлаштырылган. Конкурска йомгак исә 13-16 май...

Бүген газета укучылар һәм сайтка керүчеләр 15 конкурсант өчен тавыш бирә. Кызганычка каршы, тавыш бирү кагыйдәләрен бозучылар да булды. Веб-мастерның тикшерүеннән соң, бозулар барлыгы ачыкланды. Конкурс нигезләмәсе кысаларында, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе иң күп бозулар булган катнашучыны исемлектән сызарга мәҗбүр булды. Шулай ук башка конкурсантлар өчен бирелгән тавыш санын әйләндерү очраклары да теркәлде. Редакция җиңүчене билгеләгәнчегә кадәр веб-мастер тавыш бирү барышын тикшереп торачак.

Катнашучы турында язылган мәгълүмат астында калдырган һәрбер комментарий өчен өстәмә 10 балл бирелә. Тик комментарийларда билге, смайликлар гына булса, алар исәпләнми. Һәм бер IP адрестан көненә бер фикер генә кабул ителә. Редакция, җиңүчене билгеләгәндә, комментарийларга аеруча игътибар бирәчәк. Шуңа күрә, аларны күбрәк җыярга тырышыгыз. Тавыш бирү тәмамланырга әле вакыт бар!

Без дүрт җиңүчене билгеләячәкбез, алар өчен бүләкләр әзер. Шулай ук кызыксындыру призлары да каралган. Конкурсның иганәчесе - «АТП Чаллы» җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр Хәмзә Миннебаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев