Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең беренче катнашучысы бар

Исегезгә төшерәбез: «Якты юл» («Светлый путь») газетасы уңган-булган хуҗабикәләребез өчен «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан итте. Аның беренче катнашучысы - Калмия авылыннан Энҗе Галиәхмәтова. Газета укучыларыбызны катнашучыбызның үзе, аның тәмле рецепты белән таныштырып үтәбез: - Мин авыл китапханәсендә эшлим. Буш вакытларымны аш бүлмәсендә үткәрергә яратам. Яңа...

Исегезгә төшерәбез: «Якты юл» («Светлый путь») газетасы уңган-булган хуҗабикәләребез өчен «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан итте. Аның беренче катнашучысы - Калмия авылыннан Энҗе Галиәхмәтова. Газета укучыларыбызны катнашучыбызның үзе, аның тәмле рецепты белән таныштырып үтәбез:

- Мин авыл китапханәсендә эшлим. Буш вакытларымны аш бүлмәсендә үткәрергә яратам. Яңа төрле рецепт күрсәм, пешереп карамыйча түзә алмыйм. Гаиләмдә мин пешергән ризыкларны яратып ашыйлар. Мин сезгә татар халкынын яратып пешерә торгани ит бәлешен тәкъдим итәм.

Камыр өчен: 1 йомырка, 1 чашка су, 4 аш калагы май, чеметем аш серкәсе, тоз кирәк. Шуннан камыр басабыз.

Эчлек: итне һәм бәрәңгене вак итеп турап, бераз гына май салабыз, соңыннан тәменчә тоз, борыч өстибез. Барсын бергә болгатып, камырга салабыз да, бәлешнең өстен матур итеп бөгәбез. Бер сәгатьтән шулпа салабыз, табынга өстен майлап чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын! - дип язган безгә Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев