“Кышкы матурлык“ конкурсының җиңүчесе билгеле булды
"Якты юл" газетасы сайтында Яңа ел уңаеннан "Кышкы матурлык" исемле конкурс оештырылды. Барлыгы 11 укучыбыздан фотолар кабул иттек. Аларның һәрберсе сайтта урын алды. Конкурс шартлары буенча баллар тавыш бирүдән һәм комментарийлар язудан җыелды. Һәр комментарий өчен 10 балл бирелде. Баллар түбәндәгечә: Самир Сөендеков - 440 Камил Кәлимуллин - 2989 Булат...
"Якты юл" газетасы сайтында Яңа ел уңаеннан "Кышкы матурлык" исемле конкурс оештырылды. Барлыгы 11 укучыбыздан фотолар кабул иттек. Аларның һәрберсе сайтта урын алды.
Конкурс шартлары буенча баллар тавыш бирүдән һәм комментарийлар язудан җыелды. Һәр комментарий өчен 10 балл бирелде.
Баллар түбәндәгечә:
Самир Сөендеков - 440
Камил Кәлимуллин - 2989
Булат Кәримов - 2242
Ландыш Сабирова - 3401
Азалия Нәзипова - 72
Лилия Хәмитова - 143
Самира Хаматова - 1370
Инсаф Мәрдәнов - 547
Алсу Нургалиева - 295
Ангелина Фокина - 82
Диләрә һәм Дилүс Арслановлар - 110
Шулай итеп, җиңүчеләр - Ландыш Сабирова, Камил Кәлимуллин, Булат Кәримов. Махсус кызыксындыру бүләге белән исә Алсу Нургалиева бүләкләнә. Аның кул эшләнмәләре редакция коллективына бик ошады.
Җиңүчеләребез белән якын арада элемтәгә чыгарбыз һәм бүләкләү тантанасына чакырырбыз.
Бәйгенең иганәчеләре - Биклән авылы «Рәйхан» икмәк продукцияләрен пешерү кибете һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев