Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Кыш бабайга хат» бәйгесендә Яңа Бүләктән Илнара белән Динара да катнаша

Нәни кызлар редакциягә менә шундый хат юллаган. «Исәнме, кадерле Кыш Бабай белән Кар Кызы! Без, Тукай районы, Яңа Бүләк авылының "Сәйлән" балалар бакчасына йөрүче - Илнара белән Динара. Үзебез әле яза алмыйбыз, шуңа күрә бу хатны Ләйсән апабыз яза. Без күп балалы гаиләдән, 5 кыз үсәбез. Мин Илнара, миңа 4...

Нәни кызлар редакциягә менә шундый хат юллаган.

«Исәнме, кадерле Кыш Бабай белән Кар Кызы!
Без, Тукай районы, Яңа Бүләк авылының "Сәйлән" балалар бакчасына йөрүче - Илнара белән Динара. Үзебез әле яза алмыйбыз, шуңа күрә бу хатны Ләйсән апабыз яза.
Без күп балалы гаиләдән, 5 кыз үсәбез. Мин Илнара, миңа 4 яшь. Кечкенә сеңлем Динарага нибары 2 яшь кенә. Кыш Бабай, без сине бик зарыгып көтәбез! Сезгә матур-матур шигырьләр өйрәндек, җырлар, биюләр - барысы да бар. Төрле төрле рәсемнәр ясадык, фигуралар. Ә хәзергә балалар бакчасында Яңа елга әзерләнәбез, сезне шунда көтеп калабыз. Зур итеп чыршыбызны бизәп куйдык.
Кыш Бабай! Без сине бик яратабыз! Бу елны бик тәртипле булдык, өйдә дә, балалар бакчасында да. Яңа Елга зурдан зур бәхетләр, уңышлар, шатлыклар гына алып кил. Тик безгә дә күчтәнәчләр онытма. Сезгә дә бары тик исәнлек-саулыклар теләп калабыз!
Сезне яратып Илнара белән Динара».

Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Җиңүчене бүләк көтә. Бәйгенең иганәчесе - Сәйдәшев исемендәге хуҗалык.

Иң шәп хатны жюри билгеләячәк, хат астындагы сезнең фикерләрегезгә игътибар итәчәкбез.

Исегезгә төшерәбез, хатларыгызны "Кыш бабайга хат" дигән тамга белән шушы адреска юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com

Фото чыганагы: ansar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев