Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

“Кыш бабайга хат” бәйгесенә йомгак ясалды

"Якты юл" газетасы игълан иткән Яңа ел бәйгесе тәмам. "Кыш бабай теләкләрегезне үти алса, сез аннан нәрсә сорар идегез?", дип мөрәҗәгать иттек без бу чарада катнашучыларга. Укучылардан бик күп кызыклы эчтәлекле хатлар килде. Тукай районының төрле авылларыннан гына түгел, бәйге турында ишетеп, Яр Чаллыдан һәм хәтта ерак Екатеринбургтан хатлар язучылар...

"Якты юл" газетасы игълан иткән Яңа ел бәйгесе тәмам. "Кыш бабай теләкләрегезне үти алса, сез аннан нәрсә сорар идегез?", дип мөрәҗәгать иттек без бу чарада катнашучыларга. Укучылардан бик күп кызыклы эчтәлекле хатлар килде. Тукай районының төрле авылларыннан гына түгел, бәйге турында ишетеп, Яр Чаллыдан һәм хәтта ерак Екатеринбургтан хатлар язучылар да булды.

Нурислам Сәхәпов (Теләнче Тамак)

Айдар Шакиров (Калмаш)

Илнара белән Динара (Яңа Бүләк)

Дания Нуртдинова (Мусабай-Завод)

Айрат Шарапов (Круглое Поле поселогы)

Гүзәл

Дарья Портнова (Шилнәбаш)

Елизавета Романова (Екатеринбург)

Диләрә (Иске Абдул)

Данир (Калмия)

Сөмбел Габидинова

Мәдинә Туктыева (Биклән)

Самира Шәвәлиева (Татарстан)

Камилә Шабакаева (Круглое Поле поселогы)

Гөлнара Хөсәенова (Яңа поселогы)

Рафаэль Зарипов (Яр Чаллы)

Сөмбел Миңнәхмәтова (Иске Дөреш)

Роза Фәйзуллина (Яңа Бүләк)

Катнашучыларның яше - икедән алып, 50 гә кадәр. Бу күренеш тагын бер кат адәм балаларында могҗиза, яхшылыкка сусау туганнан алып олы яшькә кадәр барлыгын исбатлый. Яңа ел бәйрәме исә нәкъ менә сөендерә, бер-беребез белән күңел җылысын бүлешә торган тылсымлы вакыт.

Шунысы гаҗәп - хат язучыларның күпчелеге Кыш бабайдан бернәрсә дә сорамый. Аның бәйрәмгә килүен генә көтәләр. Әлбәттә инде, барысы да диярлек, якыннарына саулык, бәхет, илгә иминлек тели. Аның каравы, акчасы бетми торган банк картасы яки тылсымчы булырга өйрәтә торган Гарри Поттер китапларын, энекәш һәм компьютер сораучыларның хатын укуы кызык, үзе бер рәхәт . Татарча язылган хатларның күбесе - шигъри юлларга салынган иде, бигрәк оста безнең тукайлылар!

Газета сайтында урнаштырылган хатларны никадәр кеше укыганлыгын саннар күрсәтеп тора. Русча язылганнары арасында Калмаштан Айдар Шакиров язганы - беренче, бу язма 600 тапкыр каралган. Айдар үзенең шук холыклы, шулай да үзен тәртипле тотуы, гаиләсе, яраткан шөгыльләре һәм Кыш бабайны кунакка көтүе турында язган. Бу хат астында үз фикерен белдерүчеләр да шактый. Татарча язылган хатларның иң популяр авторы - Теләнче Тамак авылында яшәүче 4 яшьлек Нурислам Сәхәпов. Аның якыннары безгә нәни укучыбызның балалар бакчасына йөрүен, Яңа елга матур җырлар өйрәнүен язган.

Бәйгедә катнашучыларга теләктәшлек белдереп, үз фикерләрен калдыручы туганнары, дуслары, авылдашлары тырышлыгы да сизелеп тора - игътибарыгыз, актив булуыгыз, шаян һәм җитди эчтәлекле, күпчелек җылы теләкләрне белдергән комментарийларыгыз өчен зур рәхмәт.

Бу бәйгедә бүләкләнүчеләрне сайлавы аеруча катлаулы булды. Катнашучылар күп, хатлары кызыклы, барысы да тырышканнар ич. Жюри бәяләве һәм редакция коллективындагы кызу бәхәсләр һәм фикер алышулардан соң мондый нәтиҗәгә килдек. Алдан хәбәр иткәнебезчә, комментарийлар саны белән хат эчтәлегенең үзенчәлекле булына игътибар иттек.

Комментарийлар, ягъни фикерләр санын иң күп җыючы буларак Теләнче Тамактан Нурислам Сәхәпов (101) һәм Мусабай-Заводтан Дания Нуретдинова(93) , хатның эчтәлеге кызыклы, үзенчәлекле булган өчен Яңа Бүләктән Роза Фәйзуллина белән Яңа поселогыннан Гөлнара Хөсәенова бүләкләнә!

Бәйгенең спонсоры - Сәйдәшев исмендәге хуҗалыкка, барлык катнашучыларга ихлас рәхмәт җиткерәбез, якынлашып килүче бәйрәм имин үтсен, Яңа ел куанычлары белән килсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев