Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Екатеринбургтан Елизавета Романова: “Кыш бабай бүләкне бушлай бирерме икән?”

«Кыш бабайга хат» бәйгесендә катнашу өчен чираттагы хат безгә ерак Екатеринбург шәһәреннән үк килде. Шөкер, интернет аша гына тиз арада хатны җиткерү мөмкинлекләре күп хәзер. Шул ук дөньякүләм челтәр аша безнең бәйге хакында да укып белергә була. Елизавета Романова - үзе Башкортстанның Караидел районы Багазы авылыннан. 30 елдан артык Екатеринбург...

«Кыш бабайга хат» бәйгесендә катнашу өчен чираттагы хат безгә ерак Екатеринбург шәһәреннән үк килде. Шөкер, интернет аша гына тиз арада хатны җиткерү мөмкинлекләре күп хәзер. Шул ук дөньякүләм челтәр аша безнең бәйге хакында да укып белергә була.

Елизавета Романова - үзе Башкортстанның Караидел районы Багазы авылыннан. 30 елдан артык Екатеринбург каласына күченеп киткән. "Әнием, Аллага шөкер, исән-сау, аның янына туган якка кайтып йөрибез, балалар белән өйдә татарча аралашабыз", дип язды ул безгә, "Якты юл" газетасына.

Елизавета ханым Кыш бабайга бик тә үзенчәлекле хат язган:

"Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Килерсен микән болай?
Акчам юк бит, мин "не бай"
Йөреми ди, син бушлай...

Байларга гына хәзер
Бәйрәм да, шампаньнар.
Без утырабыз, өстал әзер
Телевизордан - "шайтаннар"!

Суны да сатып алабыз
Бүләклар бирми безга.
Кыш бабайлар акчасыз
"Не доступен" ди бездә...

Нишләрлар икән "байлар",
Дөньяда акча бетсә?
Бирерлар микән бүләк,
Кыш бабайлар да безгә?"

Бу хат сезгә ошадымы? Язма астында үз фикерләрегезне языгыз.

Исегезгә төшерәбез, хатларны yakti.ul76@gmail.com адресына юллагыз.

Источник фото: gazeta.a42.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев