Тукай районында җир хуҗасы йорт урынына мунча комплексы салган
Тукай районы прокуратурасы Әҗмәкәй авыл җирлегендә җир кануннарының үтәлешен тикшергәндә җитди бозу очрагына юлыкты.
Шәхси торак төзү өчен билгеләнгән җир участогының хуҗасы булган хатын-кыз, кануннарны читләтеп үтеп, эшмәкәрлек эшчәнлеген җәелдерергә уйлаган. Җир участогында йорт урынына коммерция максатларын күздә тотучы зур мунча комплексы төзеп куйган.
Канун буенча, мондый эшчәнлекне башлау өчен җирнең куллану төрен үзгәртү буенча махсус процедура үтәргә кирәк. Ләкин хуҗабикә бу таләпне игътибарсыз калдырган.
Хатын-кыз үз гаебен танырга ашыкмаса да, Татарстан Республикасы Росреестрының муниципаль бүлеге прокуратура дәлилләрен тулысынча хуплады. Канун бозучыга 10 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнде. Район прокуратурасы белдергәнчә, җир кануннарының үтәлеше даими контрольдә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев