Тукай районында яшүсмерне алдап, йорттан 4 млн сумлык әйбер урлаганнар
Май азагында Тукай районының бер авылында шәхси йортта урлау булган. Билгесез кеше көндез өйгә кереп, сейфны ватып ачкан һәм якынча 80 мең сум акча, шулай ук кыйммәтле ике швейцар сәгатен алып чыккан. Гомуми зыян 4 миллион сумнан арткан.
Ачыкланганча, урлауга кадәр җинаятьчеләр йорт хуҗаларының 2009 елда туган балигъ булмаган улы белән элемтәдә торганнар. 2025 елның декабреннән башлап аңа үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр шалтыратып, психологик басым ясаган.
Вакыйга көнендә алар егетне «тикшерүгә ярдәм итәргә» күндергән. Шуннан соң яшүсмер өй ачкычын алдан әйтелгән урынга калдырган һәм мәктәпкә «Соңгы кыңгырау» чарасына киткән. Җинаятьче бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаган.
Нәтиҗәдә, законсыз рәвештә йортка керү һәм милек урлау буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләрен район прокуратурасы үз контроленә алган.
Тукай районы прокуратурасы халыкны сак булырга чакыра: үзләрен банк, полиция, элемтә операторлары яки дәүләт хезмәтләре вәкилләре дип таныштырган билгесез кешеләрдән килгән шалтыратуларга һәм хәбәрләргә ышанмаска кирәк.
СМС-кодларны һәм шәхси мәгълүматны чит кешеләргә бирмәскә киңәш ителә. Бу кагыйдәләрне балаларга аңлату аеруча мөһим.
Шунысын истә тотарга кирәк: полиция хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша яки мессенджерларда рәсми эшләр алып бармый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев