Шилнәбаш авылындагы ФАПта җитешсезлекләр ачыкланган
Тукай районы прокуратурасы Шилнәбаш авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында тикшерү үткәргән һәм берничә җитешсезлек ачыклаган.
Тикшерү күрсәткәнчә, капиталь ремонттан соң да бина мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылмаган. Керү урынында ярдәм чакыру төймәсе, махсус тактиль күрсәткечләр һәм мәгълүмат бирүче схема урнаштырылмаган.
Моннан тыш, медицина пункты кирәкле җиһазлар белән дә тулысынча тәэмин ителмәгән. Биредә кайбер диагностика приборлары, кислород ингаляторы, дарулар саклау өчен сейф һәм башка медицина җиһазлары җитми.
Прокуратура бу кимчелекләрне узган елның ноябрендә үк күрсәтеп, хастаханә җитәкчелегенә чара күрергә кушкан булган. Әмма бүгенгә кадәр алар тулысынча бетерелмәгән.
Шуңа күрә район прокуратурасы судка мөрәҗәгать иткән. Ведомство медицина учреждениесеннән ФАПны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүне һәм инвалидлар өчен бинага уңайлы керү мөмкинлеге булдыруны таләп итә. Хәзерге вакытта дәгъва судта карала.
Н.Туганов фотосы
Мәгълүмат ТР Прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев