Пенсия тәэминаты

Социаль пенсияләр арта

1 апрельдән дәүләт тәэминатындагы социаль пенсияләр 3,4 процентка арта. Тукай районында әлеге арту 878 пенсионерга һәм социаль түләүләр алучы 860 кешегә кагылачак. 

Дәүләт тәэминатындагы социаль түләүләр алучылар – хәрбиләр, радиация һәм техноген катастрофалар вакытында зыян күрүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, «Блокадалы Ленинградта яшәүче»ләр, космонавтлар, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең һәм чернобыльчеләрнең хезмәткә сәләтле булмаган гаилә әгъзалары. 
Социаль пенсияләр алучылар – картлык буенча иминият пенсиясе ала алмаучылар, туендыручысын югалтучылар, тома ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар, әти-әнисе билгеле булмаган балалар. 
Эшләүче пенсионерларга килгәндә, арту инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына кагылачак. Ә менә картлык буенча социаль пенсия алучылар өчен эшкә урнашу индексацияне югалтуга гына түгел, социаль пенсия бирүне бөтенләй туктатуга китерә. Эштән киткәч ул кабат түләнә башлый. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев