Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсия белән тәэмин итү

Пенсия белән тәэмин итү

Сорау: 2020 елның декабрендә миңа инвалидлык бирелде һәм айлык акчалата түләү билгеләнде. Акчалата формадагы социаль хезмәтләр җыелмасы миңа кайчаннан күрсәтелә башлый?
Җавап: Закон нигезендә, социаль хезмәтләр алуга хокуклы гражданин агымдагы елның 1 октябренә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан яки аның берникадәр өлешеннән баш тарту турында гариза яза ала. Гариза киләсе елның 1 январеннан көченә керә. Ягъни быелның беренче октябрена кадәр социаль хезмәтләр алудан баш тартып гариза язсагыз, 2022 елның 1 январеннан Сезгә социаль хезмәтләр җыелмасы акчалата формада биреләчәк. 

Сорау: Мин пенсионер. Балаларым янына башка төбәккә күчәргә ниятлим. Бу очракта мин Пенсия фондының Тукай районы бүлегенә хәбәр бирергә тиешме?
Җавап: Яшәү урынын алыштырган очракта, пенсионер яңа урындагы Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, элеккеге яшәү урыныннан түләүләр турында мәгълүмат алу өчен гариза язарга тиеш. Яңа урындагы пенсия бүлегенә мәгълүмат килгәннән соң, пенсионер шунда исәпкә куела, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә аңа пенсия түләү турында карар чыгарыла.

Сорау: Миңа 5 июльдән пенсия билгеләнә. Банктагы счетка пенсия акчасы кайсы числода күчәр икән?
Җавап: Яңа пенсиягә чыгучылар өчен акча түләү 22нче числога билгеләнә. Айның 22нче числосы ял көненә туры килгән очракта, аннан алдагы эш көненнән соңга калмыйча пенсия акчасы күчерелә. 

Сорау: Кеше ярдәменә мохтаҗ авыруны караган вакыт стажга керәме?
Җавап: Иминият стажына, эшләгән вакыт белән бергә, башка периодлар да керә: хезмәткә яраклы кешенең I группа инвалидны, инвалид баланы яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене караган вакыты. Ә хезмәткә сәләтсез, ярдәмгә мохтаҗ кеше I төркем инвалид булмаган яки 80 яшькә җитмәгән очракта, аны караган вакыт иминият стажына керми. Бер ел караган өчен шәхси пенсия коэффициенты 1,8 итеп билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев