Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

«Хезмәт итү — изге бурыч»: булачак солдатлар һәм юнармиячеләр бер сафта

Шушы көннәрдә Тукай районында матур традициягә әйләнгән «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» узды. Моннан тыш районның төрле мәктәпләрендә укучыларны «Юнармия» сафларына кабул итү тантанасы да оештырылды.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллина, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Бари Минһаҗев, әфганчылар, махсус хәрби операция ветераннары, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр һәм аларның әти-әниләре, башка кунаклар катнашты. 

Айсылу Галиуллина бәйрәмне ачып, матур теләкләрен җиткерде. 

— Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне – ул җаваплылык, тәвәккәллек, кыюлык, армиядә хезмәт итәргә әзер булу символы. Бүгенге тантанада якын арада армия сафларына чакырылачак егетләребез утыра. Нәкъ армиядә алар үзләрен чын мәгънәсендә күрсәтә алачак, хәрби хезмәттә алар рухи көч тәрбияләп, тагын да көчлерәк, чыдамлырак итеп әйләнеп кайтачак. Армиядә үзеңне дисциплина ягыннан да сынап карау мөмкинлеге булачак. Моннан тыш хәрби хезмәт туган телебезне, илебезне, туган республикабызны яратырга, сакларга, олыларны хөрмәт итәргә кебек кыйммәтләргә дә өйрәтә. Армиядә хезмәт итү – ул бурыч кына түгел, ул чын ир-ат сыйфатларына ия булу мөмкинлегеннән файдаланып калу да! 
Бәйрәмдә хәрби хәрәкәтләр ветераннарының катнашуы – тагын бер олы шатлык. Үсеп килүче яшь буын сезнең батырлык турында белергә, сезнең белән горурланып торырга тиеш.

Без бүген чын мәгънәсендә икеләтә бәйрәм ясадык. Мәктәп укучылары «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәт сафына да баса. Бу сафта, әлбәттә, иң көчле, курку белмәс, һәрбер эшкә җаваплы карый торган кызлар һәм егетләр. Сез, чын мәгънәсендә, районыбыз йолдызчыклары! Бәйрәм белән һәрбарчагызны! — дип сөйләде үзенең чыгышында Айсылу Сабитовна.

Соңыннан сәхнә түренә Тукай районының юнармиячеләр штабы җитәкчесе Альберт Баһаутдинов күтәрелде.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте Байрагын алып чыкты. Шунысы куанычлы: яшь армиячеләр отряды Тукай районы Әфган сугышы ветераннары оешмасы җитәкчесе «Айбулат Мөнир улы Якупов» дигән мактаулы исем йөртәчәк. Бу мизгелләрдә сәхнәдә мәрхүм Айбулат Якуповның тормыш иптәше Резидә ханым Якупова да бар иде. Көчле алкышлар астында Байрак юнармиячеләр штабы җитәкчесенә тапшырылды. 

Соңыннан Тукай районы буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның иҗтимагый оешмасы координация советы рәисе Фәрит Галәутдинов юнармиячеләр сафына басучы укучыларга таныклыклар һәм значоклар өләште.

Шулай ук «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте чараларында зур уңышлары һәм актив катнашулары өчен 3нче дәрәҗә «Юнармия батырлыгы» билгесе белән Кнәз мәктәбе укучылары Зәринә Яруллина һәм Евгения Ким бүләкләнде.


Моның белән генә бүләкләр тапшыру тәмамланмады. Балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтен үстерүдә ирешкән югары нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасының җәмгыять тормышында актив катнашканнары өчен районыбыз мәктәпләренең «Юнармия» хәрәкәте активистларына да саллы бүләкләр тапшырылды. Борды, Кече Шилнә, Новотроицкое, Биклән мәктәбе юнармиячеләренә кече форма комплектлары бирелде.

Кнәз мәктәбе укучыларына исә футболка һәм баш киемнәреннән кала, йөрәк-үпкә реанимациясен өйрәнү өчен тренажер-манекен, утлы коралның масса-габаритлы макеты, «Юнармия» хәрәкәте флагы да бүләк ителде.

«Сез юнармиячеләр туганлыгына тугры калырга сүз бирдегез. Бу — сезнең йөрәгегездә гомергә сакланырлык дулкынландыргыч вакыйга. Шул мизгелдән сез зур патриотик хәрәкәтнең бер өлешенә әвереләсез. Бу — зур хөрмәт кенә түгел, ә зур җаваплылык та. Сез — Ватаныгызның чын патриотлары, һәм нәкъ менә сезгә Туган илебезне, аның мәнфәгатьләрен, мәдәни һәм рухи традицияләрен саклау бурычы да тапшырыла», — дип теләделәр юнармиячеләргә зур чарада катнашучылар. 

Ватанга хезмәт итү — һәр ир-атның изге бурычы. Туган ил сагында тору — ул зур хөрмәт кенә түгел, ә гаять зур җаваплылык та. Нәкъ шулар турында искә алып һәм армия хезмәтеннән куркып тормыйча, ә киресенчә, чын ирләрчә кыю карар кабул итеп, хәрби бурычны үтәргә кирәклеген сөйләде Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Бари Минһаҗев.

Аннары сүз Тукай районы әфганчыларына, СВО ветераннарына бирелде. Алар барысы да беравыздан «Ватан алдындагы хәрби бурыч — ул хәрби эшне өйрәнүдән тыш, Туган илең чакыруы буенча аны шул ук мизгелдә сакларга басудан гыйбарәт. Бу — үз илеңнең чын патриоты булу дигән сүз. Шуңа күрә хезмәт итү дәверендә сез үзегезнең иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтергә тиешсез, безнең район сезнең белән горурлансын!» дигән сүзләр җиткерделәр.

Бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана булды. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул – туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. 

Чарадан ФОТОРЕПОРТАЖ МОНДА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев