Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Укытучылар имтиханнарда дежур торудан азат ителә ала

Укытучылар Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) һәм Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) үткәрүдә бары тик җитди сәбәпләр булган очракта гына катнашудан баш тарта ала.

Мондый сәбәпләр арасында сәламәтлек белән бәйле проблемалар яки якын туганының вафаты да бар. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы, Рособрнадзор һәм Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы тәкъдимнәрендә әйтелә, дип яза  ТАСС

Документта әйтелгәнчә, сәламәтлеге какшаган, моны медицина белешмәләре белән раслый алган укытучылар имтихан үткәрүдән баш тартырга хокуклы. Моннан тыш, 65 яшьтән өлкән педагоглар, инвалид бала караучылар, авыру туганын тәрбияләүчеләр, 3 яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызлар һәм якын туганы вафат булган кешеләр дә бу эштә катнашмаска мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев