Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Укучылар гарәп теленнән БДИ бирәчәкләр

Яңа уку елының 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә гарәп теле укытыла башлаячак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бу юнәлештә эш инде берничә ел дәвам итә. Аерым алганда, соңгы өч елда илдә гарәп теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы үткәрелә, ә хәзер мәктәпләрдә әлеге телне укыту өчен махсус программа да расланган.

Шул ук вакытта Рособрнадзорда гарәп теле буенча Бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) 2033 елдан да иртәрәк кертелмәячәген белдерделәр. Моңа кадәр кирәкле уку-укыту материалларын әзерләү, методик базаны булдыру һәм имтихан биремнәрен сынап карау планлаштырыла.

Ведомство мәгълүматларына караганда, югары сыйныф укучылары өчен гарәп теле буенча БДИны сынау 2032 ел тирәсендә генә мөмкин булачак. Шуннан соң гына ул дәүләт йомгаклау аттестациясе фәннәре исемлегенә кертелергә мөмкин.

Өлкән сыйныфлар өчен гарәп теле буенча барлык кирәкле уку-укыту материалларын әзерләү эшләре 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак/ Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев