Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Укучылар арасында техник һөнәрләр популярлаша

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 60% укучы техник юнәлештә белем алуны сайлый, 20% исә IT-өлкәдә үсеш мөмкинлекләренә игътибар итә. Шулай ук 15% гуманитар юнәлешне өстен күрә, ә 5% табигать фәннәрен сайлый. Әлеге тикшеренүдә Россиянең 3,6 мең укучысы катнашкан.

“Алабуга Политех” белем бирү үзәге мәгълүматларына караганда, укучыларның 60% тан артыгы техник юнәлешләргә өстенлек бирә. Якынча 15% гуманитар белгечлекләрне сайлый, ә бары 5% кына табигать фәннәре белән кызыксына икән. Бу хакта РИА Новости яза.

Моннан тыш, сораштыру нәтиҗәләре буенча, укучыларның яртысыннан күбрәге 9 нчы сыйныфтан соң 10–11 нче сыйныфларда укуны дәвам итәргә планлаштыра. Якынча 40% исә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен сайларга ниятли.

Һөнәр сайлаганда укучыларны борчый торган моментлар да бар. Укучыларның 40%ы дөрес һөнәр сайламам дип курка, ә якынча чиреге теләгән уку йортына керә алмый калудан курка.

Укучылар һөнәр һәм уку юнәлешен сайлаганда берничә мөһим факторга игътибар итә. Алар өчен иң әһәмиятлеләрнең берсе — уку вакытында ук эш тәҗрибәсе алу мөмкинлеге. Шулай ук уку бәясе, укудан соң сайланган һөнәргә ихтыяҗ булуы да зур роль уйный. Моннан тыш, уку йортының урнашкан урыны һәм анда булган мохит тә карар кабул итүгә йогынты ясый.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев