Тукай районының мәктәп укучылары экскурсияләргә йөри
"Җитештерү өлкәсендә туризм " проекты кысаларында Тукай районы мәктәпләре төрле оешмаларга экскурсияләр оештыра. Бу чараның максаты -төрле һөнәр ияләренең эше турында укучыларның күзаллавын формалаштыру һәм аларга һөнәр сайлайрга ярдәм итү. Бүген Күзкәй авылы мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары"Ярыш " җитештерү берләшмәсенең машина-трактор паркына һәм эре-мөгезле терлекләр асрала торган фермага экскурсиягә...
![]() |
Бүген Күзкәй авылы мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары"Ярыш " җитештерү берләшмәсенең машина-трактор паркына һәм эре-мөгезле терлекләр асрала торган фермага экскурсиягә бардылар. Алар монда эшләүчеләрнең хезмәт шартлары белән таныштылар. Берләшмә җитәкчесе Шәйхаттаров Р.Р. балаларны авыл-хуҗалыгында эшкә калырга өндәде. "Сез - авылның киләчәге. Тормыш итү өчен авылда барлык шартлар да тудырылган. Авыл кешесе гомер-гомергә тырыш, булдыклы булган. Тырышып укыгыз, белемле булыгыз", - диде ул.
![]() |
Түбән Суыксуда башлангыч сыйныф укучылары мәктәпнең "Туган як тарихы" музеенда кунакта булдылар. Музей җитәкчесе Низамова З.М. укучыларны сугыш елларында авыл тарихы белән таныштырды. Укучылар экспонатларны тотып карау бәхетенә дә ирештеләр.
![]() |
Борды мәктәбендә ФАП фельдшерлары Галина Касакина һәм Ландыш Хәсәнова балаларга авыл җирлегендәге табибларның эш нечкәлекләре, җаваплы һәм катлаулы һөнәр турында сөйләде.
![]() |
Ә Борды мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары бүген кибеткә барды. Сатучы һөнәре һәркемгз яхшы таныш кебек тоелса да, бүгенге көндә аңа карата югары таләпләр куела. Любовь Маслова эш барышында куллана торган компьютеры , кибеттәге товарлар белән таныштырды, малайлар-кызларны киләчәктә һөнәр буларак шушы өлкәне сайларга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

.jpg)


Нет комментариев