Татарстанның 18 проекты «Белем» җәмгыяте грантларына лаек булды
Россия буенча үткәрелгән «Белем» җәмгыяте ата-аналар инициативалары бәйгесенең өченче сезонында Татарстан иң яхшы төбәкләр исемлегенә керде. Нәтиҗәләр 30 июньдә билгеле булды.
Республикадан бәйгегә 1082 гариза килгән. Шуларның 18 проекты җиңүче дип табылган. Аларны тормышка ашыруга 15,7 млн сумнан артык акча биреләчәк. Бу акчалар балаларны патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләүгә, фән һәм иҗатны үстерүгә, яшүсмерләргә ярдәм итүгә юнәлгән проектларга тотылачак.
Россия буенча 71 төбәктән 395 ата-аналар комитеты грант алачак. Гомуми ярдәм күләме 399 млн сумнан артып китә.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика берничә ел рәттән бу бәйгедә лидерлар арасында булуын әйтте. Аның сүзләренчә, быел бәйгедә зур шәһәрләр генә түгел, авыллар һәм кечкенә бистәләрдәге мәктәпләр белән балалар бакчалары да актив катнашкан.
Җиңүчеләр арасында балалар бакчалары аеруча күп. Грантлар Чаллыдагы №98 «Планета детства», №28 «Снежинка», №82 «Подсолнушек», №59 «Дружба», №23 «Светлячок», №129 «Белоснежка» һәм №97 «Пчелка» балалар бакчаларына биреләчәк.
Шулай ук Осиноводагы №53 «Радость», Казандагы №7 билингваль, №94 һәм №151, Чистайдагы №26 «АБВГДейка», Питрәчтәге №5 «Бәләкәч» һәм Тәтештәге «Рябинушка» балалар бакчалары да грант откан.
Татарстан мәктәпләре дә җиңүчеләр арасында. Грантлар Тукай районының Круглое Поле поселогы мәктәбенә, Бөгелмәдәге №14 «Журавушка» прогимназиясенә, Нармон урта мәктәбенә һәм Азнакайдагы №8 мәктәпкә биреләчәк.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Россия мәктәпләре 273 проектны гамәлгә ашыру өчен 298 млн сумга якын акча алачак. Балалар бакчаларына 90 проект өчен 62 млн сумнан артык, ә колледжларга 31 проект өчен 37,5 млн сумнан күбрәк грант биреләчәк. Урта һөнәри белем бирү программалары булган бер югары уку йортына да 1,8 млн сумнан артык грант тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев