Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстанда чыгарылыш имтиханнары июнь башында башлана

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итүенчә, 9 һәм 11 сыйныф укучылары быел чыгарылыш имтиханнары июнь башында бирә башлаячаклар.

11 сыйныфларның беренче имтиханы 1 июньдә,  ә 9 сыйныф укучыларыныкы исә 2 июньдә булачак. Димәк, беренче имтиханнарны чыгарылыш сыйныф укучылары узган ел белән чагыштырганда соңрак бирәчәкләр. Шул рәвешле укучыларга әзерләнү өчен вакыт күбрәк булачак.

Быел Татарстанда барлыгы 66 650 укучы мәктәпне тәмамлый, шуларның 48 604 — 9 сыйныф укучылары.

11 сыйныфлар өчен беренче мәҗбүри имтихан рус теленнән булачак, ул 4 июньдә узачак. Аннан соң 8 июньдә математика имтиханы (база һәм профиль дәрәҗәсе) үткәреләчәк.

Мәгариф министрлыгында искәртүләренчә, аттестат алу өчен укучыларга рус теле һәм математика буенча БДИны уңышлы тапшыру мәҗбүри. Югары уку йортларына керү өчен исә рус теле һәм профиль дәрәҗәсендәге математика нәтиҗәләре исәпкә алына, ә база дәрәҗәсе бары тик мәктәп аттестаты өчен генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев