Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстан мәктәпләре 2 млн сумга кадәр грант алачак

Татарстан Хөкүмәте республика мәктәпләре өчен «Физик-химик алгарыш» грантын гамәлгә кертә. Яңа ярдәм чарасы физика һәм химияне укыту сыйфатын күтәрүгә, сәләтле педагогларга ярдәм итүгә һәм мәктәп лабораторияләрен җиһазлауга юнәлдерелә.

Грант ике юнәлештә бирелә. Укучылары имтиханнарда һәм олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр 1 млн сум, ә заманча лаборатория булдыру өчен 2 млн сум алачак. Ел саен һәр категориядә 30ар грант бирү планлаштырыла.

Акчаны мәктәпләр бары тик билгеләнгән максатларга гына тота ала. Мәсәлән, лаборатория өчен бирелгән грантның кимендә 80 проценты җиһазлар, приборлар, реактивлар һәм уку материаллары сатып алуга юнәлтелергә тиеш.

Грантка Татарстанның дәүләт һәм муниципаль мәктәпләре дәгъва итә ала. Сайлап алу конкурсы «Минем субсидияләрем» системасы аша узачак. Грантларның дөрес файдаланылуын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев