Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстан Бөтенроссия олимпиадасы буенча лидерлар рәтенә керде

2025–2026 уку елындагы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан Республикасы Россиянең алдынгы төбәкләре рәтенә керде. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте.

Татарстан укучыларны әзерләүнең югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслады һәм Россия төбәкләре – лидерлары арасында урын алды. Олимпиаданың йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча республика 269 җиңүче һәм призер әзерләгән.

Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Мәскәү абсолют лидер булып танылды — башкалада 1 972 укучы җиңүче һәм призер исеменә ирешкән. Югары нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләр арасында Мәскәү өлкәсе дә бар: анда 578 мәктәп укучысы олимпиадада уңышка ирешкән. Санкт-Петербургтан исә 344 укучы диплом иясе булган.

Кравцов сүзләренчә, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы елдан-ел күбрәк төбәкләрне колачлый һәм сәләтле укучылар өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев