Россиядә вузларга кабул итүдә яңа тәртип гамәлгә керә
2026 елда Россиядә югары уку йортларына кабул итү вакытында «тынычлык көне» игълан ителәчәк. Бу көнне абитуриентлар гаризаларына һәм укырга керүгә ризалык бирә торган документларына үзгәрешләр кертә алмаячак.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Омельчук белдерүенчә, бу яңалык кабул итү процессын тагын да ачыграк һәм гадел итеп оештыру өчен кертелә. Аның сүзләренә караганда, укырга кабул итү турындагы боерыклар чыгарылган көнне барлык үзгәрешләр туктатылачак. Бу исә кабул итү кампаниясен тыныч шартларда тәмамларга һәм соңгы минутларда кирәксез ашыгуны булдырмаска ярдәм итәчәк, дип яза Российская газета.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, соңгы мизгелдә үзгәрешләр булмау вазгыятьне абитуриентлар өчен алданрак фаразлана торган итәчәк. Шулай ук бу университетларга документларны дөрес итеп рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2026 елгы кабул итү кампаниясе кысаларында Россия вузларына гаризалар 20 июньнән кабул ителә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев