Россиядә БДИ киләсе елларда 1 июньнән дә иртә башланмаячак
Президент карары нигезендә Россиядә бердәм дәүләт имтиханын 1 июньгә кадәр башлау планлаштырылмый.
Алдагы елларда Россиядә бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты үзгәрмәячәк – бу тәртип киләсе елларда да сакланачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, әлеге вакыт Президент боерыгы нигезендә гамәлгә кертелгән. Шуңа күрә киләсе елларда да БДИ кампаниясен 1 июньгә кадәр башлау каралмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев