Россия АКШ белән студентлар алмашу программаларын яңадан торгызырга әзер
Россия, Вашингтон ягыннан кызыксыну булганда, АКШ белән студентлар алмашу программаларын яңадан торгызу мәсьәләсен карарга әзер. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгында «Известия» басмасына хәбәр иткәннәр.
Ведомствода искәртүләренчә, Россия Президенты тарафыннан 2022 елның 5 сентябрендә расланган концепция нигезендә, ил күпвекторлы гуманитар сәясәт алып бара һәм белем бирү, фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә кызыксыну белдергән барлык дәүләтләр белән хезмәттәшлекне үстерә. Шул исәптән «дустанә булмаган» дип аталган дәүләтләр, аерым алганда АКШ белән дә хезмәттәшлек алып бару күздә тотыла.
Фән һәм югары белем министрлыгында белдерүләренчә, АКШ ягыннан тиешле инициатива күтәрелгән очракта, студентлар алмашу өлкәсендә уртак адымнар һәм мөмкин булган килешүләр буенча фикер алышырга әзерләр.
Хәзерге вакытта Россия югары уку йортларында АКШтан килгән 97 студент белем ала. Академик алмашу программалары 2022 елда махсус хәрби операция башланганнан соң туктатылган булган, дип яза «Известия» ведомство сүзләренә таянып.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев