Рособрнадзор БДИ алдыннан укучыларны тикшерүне тыйды
Хәзер имтиханны оештыручыларга һәм тәртип саклаучыларга укучыларның үзләренә һәм аларның шәхси әйберләренә кагылырга ярамый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Әгәр металл эзләгеч тавыш бирсә, укучыдан шул сигнал биргән әйберне махсус саклау урынына яки озата килгән кешегә тапшыруны сораячаклар. Әгәр укучы тыелган әйберне бирергә теләмәсә, аны имтиханга кертмәячәкләр.
Роспотребнадзор аңлатуынча, кагыйдә бозганнан соң имтиханны резерв көннәрдә яңадан тапшыру Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе рөхсәте белән генә мөмкин.
БДИнең төп вакыты 1 июньдә тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән башлана. Резерв көннәр 22–25 июньдә була. Шулай ук 8 һәм 9 июльдә укучылар бер фәнне яңадан тапшыра ала, дип яза РИА Новости.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев