Мәктәпләрдә тәртип өчен билге куя башлаячаклар
Россия мәктәпләрендә дистә еллар буе онытылып торган «тәртип билгесе» яңа форматта әйләнеп кайта. Бу юлы ул бер укытучы куйган билге булмаячак, ә белгечләр төркеме чыгарган коллектив фикеренә нигезләнәчәк. Ни өчен Мәгариф министрлыгы мондый адымга барды һәм яңа система ничек эшләячәк?
Күп кенә ата-аналарның: «Укытучы баламны яратмый, шуңа тәртибен начар дип әйтә», — дигән борчылуларына нокта куелырга мөмкин. РФ Мәгариф министрлыгы эксперты, балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институтының баш белгече Марина Конева белдергәнчә, яңа алым максималь объективлыкка нигезләнә.
Хәзер баланың үз-үзен тотышын сыйныф җитәкчесе генә түгел, ә фән укытучылары, мәктәп психологлары, дефектологлар һәм социаль педагоглар бергәләп бәяләячәк. Мондый «педагогик консилиум» баланың шәхесенә төрле яклап карарга һәм гадел карар чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Билге ни өчен куела?
Тәртип билгесе баланың дәрестә үз-үзен ничек тотуына карап кына куелмый. Экспертлар бәяләү өчен дүрт төп критерийны билгеләгән. Беренчесе, әлбәттә, дисциплина, ягъни укучының кагыйдәләрне никадәр төгәл үтәве күздә тотыла. Икенчедән, укучының яшьтәшләре һәм олылар белән үзен ничек тотуына, ничек аралашуына игътибар биреләчәк. Мәктәп тормышында никадәр актив катнашуы, шулай ук укуга һәм хезмәткә карашы да читтә калмаячак.
Бүгенге көндә яңа система илебезнең 89 мәктәбендә сынау уза. Пилот проектта 1нче сыйныфтан 8нче сыйныфка кадәрге укучылар катнаша. Төбәкләр арасында Чечня, Мордовия, ЛНР, шулай ук Тула, Ярославль һәм Новгород өлкәләре бар.
Мәктәпләргә сайлау мөмкинлеге дә бирелгән. Бәяләүнең өч моделе карала: гади «зачёт/незачёт» системасыннан алып өч дәрәҗәле һәм традицион биш баллы шкалага кадәр.
Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, бу яңалыкның төп максаты — баланы җәзалау яки куркыту түгел. Максат — укучыда үз бурычларына аңлы рәвештә карау һәм җәмгыятьтә үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияләү.
Әгәр апробация уңышлы үтсә, киләсе уку елыннан тәртип билгесен кую барлык Россия мәктәпләренә кертеләчәк. Бу исә мәктәпнең белем бирү урыны гына түгел, ә тәрбия институты буларак та ролен көчәйтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев