Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәпләр өчен бердәм дәреслекләр әзерләнә

Россия Мәгариф министрлыгы барлык фәннәр буенча бердәм дәреслекләр әзерли. 2026 ел ахырына кадәр яңа дәреслекләр федераль исемлеккә кертелер дип көтелә.

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәптә укытыла торган барлык фәннәр буенча бердәм дәреслекләр әзерләү эшен дәвам итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр федераль исемлеккә бердәм дәреслекләр кертелергә мөмкин. Алар 10–11 сыйныфлар өчен рус теле, әдәбият, химия, физика, биология фәннәрен, шулай ук 5–9 сыйныфлар өчен хезмәт дәресен колачлаячак.

Кравцов билгеләп үткәнчә, киләчәктә барлык гомуми белем бирү фәннәре буенча бердәм дәреслекләр булдыру планлаштырыла. 2026 ел ахырына таба бу исемлек тагын да киңәйтелеп, мәктәпнең төп һәм югары баскычларын тулысынча диярлек үз эченә алачак.

Мондый дәреслекләр әзерләү эшендә Россия Фәннәр академиясе дә актив катнаша. Аерым алганда, математика, информатика, физика, химия һәм биология буенча дәреслекләр эшләнә. Бу проект илдә математика һәм табигый-фәнни белем бирү системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән зур дәүләт программасының бер өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев