Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Максатчан килешү буенча укырга керүчеләргә өстенлек биреләчәк

Көллиятләр һәм техникумнарга максатчан килешү нигезендә керергә теләүче абитуриентлар кабул итү вакытында өстенлекле шартларга ия булачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте вәкилләре хәбәр итте.

Көллиятләр һәм техникумнарга максатчан килешү нигезендә укырга керергә теләүче абитуриентларга уку йортына кабул итүдә өстенлек биреләчәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко секретариатында хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС.

Хөкүмәттә аңлатуларынча, бу үзгәрешләр урта һөнәри белем бирү программаларына кагыла. Максатчан уку юлын сайлаган абитуриентлар кабул итү вакытында өстенлекле шартларда каралачак. 

Югары уку йортларына һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү кампаниясе 20 июньнән башлана һәм 15 августка кадәр дәвам итә. Әгәр буш урыннар кала икән, көллиятләр һәм техникумнар документларны 25 ноябрьгә кадәр кабул итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев