Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Тукай районы башлыгы иң яхшы чыгарылыш укучыларын һәм укытучыларны бүләкләде

Кече Шилнә урта мәктәбендә Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләргә ирешкән 11нче сыйныф укучыларын һәм аларның остазларын тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды. Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев яшьләрне котлады, аларга мактау грамоталары һәм премияләр тапшырды, шулай ук районда мәгариф системасының яңа дәрәҗәгә күтәрелүен билгеләп үтте.

Бу елны районның иң белемле һәм сәләтле яшьләрен зурлау аеруча тантаналы атмосферада узды. Укучыларны югары нәтиҗәләре белән котлаганда, Камил Нәҗмиев узган ел белән чагыштырганда БДИда югары балл җыючылар саны сизелерлек артуын горурлык белән ассызыклады.

«Бу — безнең районда мәгариф системасының сыйфаты планлы рәвештә үсүенә ачык исбатлау. Һәр югары нәтиҗә артында зур хезмәт, кыюлык һәм искиткеч ихтыяр көче тора. Безнең балалар иң биек үрләрне яулый алуларын исбатладылар, һәм без алар белән чиксез горурланабыз», — диде район башлыгы.

Күрсәткән тырышлыклары һәм ирешкән уңышлары өчен Камил Нәҗмиев һәр югары балл алучы укучыга район администрациясенең Рәхмәт хатларын һәм акчалата премияләрен тапшырды.

Укытучыларга — югары профессиональлекләре, ә ата-аналарга — балаларына зур ышаныч белдереп, һәрвакыт терәк булганнары өчен аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле булып Тукай районының 50 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләрен тапшыру торды.

Район башлыгы кулыннан бу югары бүләккә быелгы бердәнбер 100 балл җыючы укучы — Кнәз мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Родион Елкин һәм аның остазы — Кнәз мәктәбенең рус теле укытучысы Гөлнар Вәсилевна Сәйфетдинова лаек булды.

Тантана барышында кичәге мәктәп укучылары, ә бүген инде булачак галимнәр, инженерлар һәм табиблар, үзләренең хыяллары белән уртаклаштылар һәм имтихан марафонының кыенлыклары турында чын күңелдән сөйләделәр.

Кнәз мәктәбен тәмамлаучы Зәлинә Гайнетдинова дүрт катлаулы фәннән искиткеч югары баллар җыеп, чын рекорд куйган: профильле математикадан — 99 балл, химиядән — 95, биологиядән — 93 һәм рус теленнән — 91 балл!

«Без мәктәптә һәм онлайн-мәктәптә белемнәребезне ныгыттык, яңадан-яңа мисаллар чиштек. Булачак һөнәремне сайладым: тормышымны медицина өлкәсе белән бәйлисем килә. Әмма нинди шәһәрдә укыячагымны әлегә белмим. Имтиханнарда иң авыры дип, артык күп укып, гел шул фәннәргә аеруча да күп игътибар биреп, эмоциональ яктан сүнү булды дип әйтә алам. Монда үзеңне кулга алып, алга — куйган максатларыңа бару мөһим. Имтихан алдыннан да үземне тыныч тоттым, артык дулкынлану булмады. БДИны тапшырып чыккач та, шатлык хисләре кичердем. Чөнки үземнең балларны чамалый идем, югары нәтиҗәләр өмет иттем. Шулай булды да! Балларны күрү белән бик сөендем! Әти-әниемә әйттем, аннары укытучыларга. Форсаттан файдаланып безне әзерләгән бөтен укытучыларга рәхмәт әйтәсем килә!» — дип сөйләде Зәлинә.

Максатына төгәл һәм системалы рәвештә баручы Мәләкәс мәктәбе чыгарылыш укучысы Андрей Казанцев та заманча технологияләр өлкәсен сайларга планлаштыра:

«Мин БДИга 10нчы сыйныфта укыганда ук әзерләнә башладым. Ике ел дәвамында дигән сүз. Әлбәттә, кыенлыклар да булды. Аеруча имтихан алдыннан. Бөтен материалны кабатлыйсың, аны системага салырга, буталмаска, мәгълүмат бик күп... Әмма барысын да ерып чыктык! Мәләкәс укытучыларына зур рәхмәт! Безнең бик көчле педагоглар булды! Имтиханнар алдыннан исә ял итү мөһим. Мин шулай иттем дә! Мин барысын да беләм, мин бик каты әзерләндем, булдырам, дип имтиханнарга кердем. Хыялым — робототехника һәм мехатроника өлкәсе буенча белем алу. Мәскәүгә яисә Санкт-Петербургка китәргә планлаштырам», — диде ул.

Агымдагы елда укучыларын зур уңышларга әйдәгән остазлар да үз хис-тойгылары һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

Теләнче-Тамак авылы мәктәбенең рус теле укытучысы Раушания Закирова үзенең укучысы Эмиль Камаловның рус теленнән 94 балл җыюына чиксез горурлануын яшермәде:

«Мин, әлбәттә, бик сөендем. Эмиль дә бик шатланды. Әйтергә кирәк, минем укучыларым икенче ел рәттән БДИдан югары баллар җыялар. Без алар белән ел дәверендә тырышып эшлибез. Иң элек балада үзендә үк югары баллар җыюга мотивациясе булу кирәк. Имтиханга кергәндә исә укучыларыма иң беренче чиратта уңышлар телим, борчылмаска кушам. Чөнки алар ел буе әзерләнделәр, хәзер шул белгәннәрен курыкмыйча, артык дулкынланмыйча кәгазьгә генә төшерәсе», — дип сөйләде укытучы.

Күзкәй авылы мәктәбенең тәҗрибәле укытучысы, 42 ел буе балаларга математика фәненнән белем бирүче Резидә Мингалимова да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның укучысы Тимерхан Сәйрәнов быел профильле математикадан 86 балл җыйган:

«Минем укучыларым һәрвакыт олимпиадаларда да, имтиханнарда да югары балларга ирешәләр. Без 10-11нче сыйныфларда гел шул имтиханга әзерләнәбез. Уңыш укытучыдан гына тормый, монда укучының да теләге зур булу кирәк. Әзерләнгәндә исә төрле интернет сайтлар кулландык, мәктәп программасына ныклы басым ясадык. Имтиханга әзерләнгәндә укучыга дөрес юнәлеш бирү дә мөһим. Укучы үзе теләсә, белеме тиешле дәрәҗәдә булса, БДИда, һичшиксез, югары баллар җыячак».

Күзкәй мәктәбе укучысы Тимерхан Сәйрәнов шулай ук рус теленнән 86 балл, ә информатикадан 70 балл җыеп, укытучыларын сөендергән:

«Мин мәктәптә күп өйрәндем. Аннары онлайн-мәктәптә дә белемнәр тупладым. Хыялым — Чебоксар шәһәрендә уку, анда заманча технологияләр белән бәйле һөнәрне үзләштерү. Бүгенге чарадан исә бик канәгать калдым. Безнең өчен генә оештырылган махсус бәйрәм бит!» — дип уртаклашты егет.

Тантана ахырында Камил Нәҗмиев яшьләргә илнең алдынгы югары уку йортларына уңышлы керергә, үз һөнәрләрен табып, җәмгыятькә һәм туган Тукай районына файдалы белгечләр булып җитешүләрен теләде.

Уку елы йомгаклары саннарда:

  • Тукай районында быел 11нче сыйныфны 54 укучы тәмамлады;
  • 1 укучы 100 балл җыйды һәм 25 укучы югары баллга лаек булды (барысы 55 фән буенча);
  • 30 укытучы укучыларны БДИга югары дәрәҗәдә әзерләп чыгарды;
  • 10 укучы беренче дәрәҗәдәге (алтын), ә 9 укучы икенче дәрәҗәдәге (көмеш) медаль алды.

Фотолар монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев