Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Югары уку йортында һәр студент укырга тиешле дүрт фән аталды

Россия Фән һәм югары белем министры югары уку йортында укучы барлык студентлар өйрәнергә тиешле дүрт фәнне атады. Алар арасында тарих, рус теле, фәлсәфә һәм Россия дәүләтчелеге нигезләре бар.

Россиянең барлык вузларында студентлар өчен уртак мәҗбүри фәннәр кертеләчәк. Бу хакта Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр итте, дип яза РИА Новости. Аның сүзләренә караганда, нинди белгечлектә укуына карамастан, һәр студент дүрт фәнне өйрәнәчәк. Алар – тарих, Россия дәүләтчелеге нигезләре, фәлсәфә һәм рус теле.

Министр бу фәннәрнең барлык студентлар өчен дә мәҗбүри булачагын әйтте.

Моннан тыш, киләсе уку елында вузларда бюджет урыннары саны да артачак. Алар узган ел белән чагыштырганда 250гә күбрәк булачак.

Фото/ Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев