Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Иштирәк мәктәбе укучысы Рамазан Туктаров республика бәйгесендә җиңү яулады

Казанда укучылар арасында узган республика әдәби конкурсларына йомгак ясалды. Иштирәк мәктәбе укучысы Рамазан Туктаров әлеге дәрәҗәле чарада катнашып, җиңүче дип табылды һәм Татарстанның рус теле буенча Рәис комиссиясе беркетмәсе нигезендә оештырылган бәйгедә югары нәтиҗә күрсәтте.

Казандагы Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә, Рус теле көне кысаларында узган Халыкара рус теле олимпиадасын ябу тантанасында зур чараларга йомгак ясалды. Укучыларның иҗади һәм әдәби-тикшеренү сәләтләрен үстерү максатыннан, узган елның 25 ноябреннән быелның 30 апреленә кадәр «Художественное слово в поэтической семье», «Ух ты, оказывается…» һәм «Читаем русскую классику со взрослыми» кебек республика конкурслары оештырылды.

Бәйге шартлары буенча, катнашучылар «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Почитаем?» акциясенең рәсми төркемен билгеләп, #ух_ты_почитаем һәм #почитаем_татарстан хэштеглары белән махсус видеороликлар урнаштырдылар. Югары көндәшлек шартларында Иштирәк мәктәбе укучысы Рамазан Туктаров иң яхшысы дип танылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев