Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дәүләт имтиханнарының кызган чоры

Районда быел унберенче сыйныфны тәмамлаучы 84 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Моннан тыш, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 314 укучы төп дәүләт имтиханы тапшырачак. Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 28 майдан 20 июньгә кадәр бара. Мәҗбүри бирелә торган фәннәрнең берсе – математикадан сынаулар артта калса, рус теленнән имтиханны унберенчеләр бүген – 6 июнь көнне бирә.

Имтиханнар барышында рус теленнән укучыларга ким дигәндә 36 балл, математиканың профильле төреннән 27 балл җыярга кирәк. Физика, химия, тарих һәм биология фәннәреннән «бусага» 36 балл тәшкил итә, рус әдәбиятыннан – 32, географиядән – 37, информатикадан – 40, җәмгыять белеменнән – 42, чит телләрдән 22 балл булырга тиеш.
Быел да район мәктәпләренең унберенчеләре дәүләт сынауларын Яңа поселогы мәктәбендә тапшыралар. Башка еллардагы кебек, имтихан тапшыручылар бинага кергәндә үк металл рамкалар аша узалар һәм һәрбер укучы үзенең паспортындагы фотосурәт буенча тикшерелә. Контроль-бәяләү материаллары аудиториядә бастырылып, шунда ук таратыла. Имтихан барышында бүлмәдә ике күзәтүче була һәм, укучыларны онлайн рәвештә күзәтү өчен, кабинетлар икешәр камера белән җиһазландырылган. Тыелган әйберләр белән тотылган укучының имтихан эше тикшерелми һәм әлеге укучыга имтиханын киләсе елга гына тапшыру хокукы бирелә. 
Унберенчеләр математиканың профильле төреннән имтиханны узган җомгада тапшырды. Ул көнне безгә дә биремнәрне эшләп чыккан берничә укучы белән сөйләшеп алу, уй-кичерешләрен сораштыру мөмкинлеге туды.
– Имтиханнардагы биремнәр барысы да без үткән темалар белән бәйле иде, бернинди ят саннар да, сораулар да булмады. Имтихан алдыннан металл рамка аша узудан, камералар күзәтеп торуыннан курыкмыйм. Мин аларны шулай булырга тиеш дип кенә кабул итәм, игътибар итмәскә тырышам, – диде Теләнче Тамак авылыннан Алия Исхакова.
– Минемчә, иң мөһиме – бу чорда акыл өйрәтү һәм үгет-нәсыйхәт бирү рәвешендәге әңгәмәләрне калдырып торып, бөтен көчне балаларга рухи яктан ярдәм итүгә юнәлтергә кирәк. Минем әти-әнием нәкъ шулай эшләде дә. Дулкынлану бар, әлбәттә. Барысын да яхшы гына бирермен дип ышанам, – диде Түбән Суыксу авылыннан Альбина Вәҗиева. 
– Мин үзем Казан дәүләт аграр университетына керергә ниятлим. Сүз дә юк, имтихан бирүчеләр барыбыз да борчылабыз. Ләкин кем өчендер «дүртле» бик начар, ә кемгәдер «өчле» алу да чын бәйрәм. Чөнки кирәкле баллар җитмәс дигән курку бар. Гомумән, барыбыз да әлеге чорда психологик тетрәнү кичерәбез, – дип үз фикерләрен уртаклашты Теләнче Тамактан Равил Вәлиев.
– Үз белемемне анык бәяләп, 10 сыйныфка калдым. Түләүсез белем алу өчен югары баллар җыюны үземә максат итеп куйдым. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне сентябрьдә үк башладым. Белемемне төпле дип саныйм. Үз-үзеңә ышанычың югары булса, бернинди авырлыклар да каушатырга тиеш түгел, – диде Комсомолец поселогыннан Оксана Евграфова.
Яңа поселогының мәктәп директоры Булат Мәхмүтов сүзләренчә, бүгенге көндә дәүләт имтиханнарында тыелган әйберләр белән тотылган, аудиториядән озатылган укучылар булмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф бердәм дәүләт имтиханнары Тукай районы