Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ бирә

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары химия, әдәбият һәм тарих фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра.

Рособрнадзор мәгълүматларына нигезләнеп, РИА Новости хәбәр иткәнчә, әлеге фәннәр буенча имтиханнарда ил буенча якынча 232 мең кеше катнаша. Сынаулар Россиянең барлык төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдәге белем бирү оешмаларында уза.

Беренче көндә иң популяр фән булып химия санала — аны 102 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы сайлаган. Тарихны 89 меңнән артык кеше, ә әдәбиятны 40 меңнән күбрәк чыгарылыш укучысы тапшырырга ниятли.

Киләсе имтихан 4 июньдә рус теленнән узачак. 8 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары база һәм профиль дәрәҗәсендәге математикадан белемнәрен сынаячак.

Төп вакытта имтихан тапшыра алмаган укучылар өчен 22–25 июнь көннәрендә резерв көннәр каралган. Моннан тыш, 8 һәм 9 июльдә алар үзләре сайлаган бер фән буенча нәтиҗәләрен яхшырту өчен кабат имтихан бирә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев