Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Биклән мәктәбе укучылары Иннополиска робототехника буенча укуга барды

2015 нче елның көзендә Иннополис шәһәренең университеты каршында дистанцион робототехника мәктәбе (ДРМ) эшли башлады. Биклән мәктәбендә эшләп килүче "Робототехника" түгәрәгенә йөрүче укучылар - Алмаз Якупов, Азат Әхмәтҗанов, Ирек Латыпов, Салават Якупов - анда бик актив катнаштылар (түгәрәк җитәкчесе Ренат Якупов). Көзге сессия октябрь, ноябрь, декабрь айлары дәвамында үтте. Һәр айда...

2015 нче елның көзендә Иннополис шәһәренең университеты каршында дистанцион робототехника мәктәбе (ДРМ) эшли башлады. Биклән мәктәбендә эшләп килүче "Робототехника" түгәрәгенә йөрүче укучылар - Алмаз Якупов, Азат Әхмәтҗанов, Ирек Латыпов, Салават Якупов - анда бик актив катнаштылар (түгәрәк җитәкчесе Ренат Якупов). Көзге сессия октябрь, ноябрь, декабрь айлары дәвамында үтте. Һәр айда укучыларга өчәр биремнән торган эшләр җибәрелде. Укучылар нигезләмә шартлары буенча үзләренең роботларын ясап, аңа программа яздылар; роботның биремне үтәвен төшергән видеоны һәм программаны ДРМга җибәрделәр. (Өч турның нәтиҗәләре буенча 540 мөмкинлектән 540 балл туплап Салават беренче, 450 балл белән Алмаз өченче, 240 балл белән Ирек бишенче урында.) Әлеге эшләр нәтиҗәсендә 2016 нчы елның 4-10 нчы гыйнвар көннәрендә укучылар Иннополиска укуга чакырылдылар.

Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган 24 укучы һәр елда үткәрелә торган WROга (Робототехника буенча Бөтендөнья Олимпиадасы) әзерләнделәр.

Хәзерге көндә укучылар язгы сессиянең биремнәрен түземсезлек белән көтәләр, дип хәбәр итә Биклән урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев