Биклән укучылары «РобоФинист — 2026» төбәк олимпиадасында җиңү яулады
Казанда узган «РобоФинист — 2026» Бөтенроссия робототехника олимпиадасының төбәк этабында Тукай районы Биклән урта мәктәбе укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтеп, мактаулы беренче һәм икенче урыннарны яулады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, база урта категориясендә (6нчы сыйныф) Гыймазиев Равил белән Сабитов Ислам 1нче урынга лаек булды, ә база кече категориясендә (5нче сыйныф) Фәрдиев Айзат һәм Борисов Захар 2нче урынны яулады.

Укучыларны олимпиадага Биклән мәктәбе укытучысы Ренат Якупов әзерләде.

Фотолар: район мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев