БДИга нинди продуктлар алып керергә мөмкин
Рособрнадзор, РИА Новости кулында булган белешмәгә таянып, Бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) алып керергә ярый торган ризыклар һәм эчемлекләр исемлеген ачыклады.
Имтихан тапшыручыларга шоколад, банан, эчемлек йогурты һәм шешәдәге су алып керергә рөхсәт ителә.
Шулай да су бары тик газсыз булырга тиеш, чөнки газлы эчемлек шешәне ачканда имтихан материалларына зыян китерергә мөмкин.
Моннан тыш, ведомство ризык һәм эчемлек кулланганда башка укучыларга комачауламаска кирәклеген искәртә. Продукт төргәкләрендә биремнәрне чишүгә кагылышлы язулар яки ярдәмче билгеләр булырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев