Балалар бакчасы тәрбиячеләренә «Хезмәт ветераны» исеме бирергә тәкъдим иттеләр
25 ел балалар тәрбияләгәннәр ветеран исеменә дәгъва итә алачак. Россиядә мәктәп һәм балалар бакчасы педагогларына «Хезмәт ветераны» статусын бирү турындагы закон проекты әзерләнде.
Россиядә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә кимендә 25 ел педагогик стажы булган хезмәткәрләргә «Хезмәт ветераны» исеме бирү тәкъдим ителде. Әлеге закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан әзерләнеп, Россия Хөкүмәтенә карауга җибәрелгән.
Документ нигезендә, әлеге статусны мәгариф учреждениеләрендә озак еллар хезмәт куйган педагогларга аларның һөнәри хезмәтен бәяләү һәм яшьләрне педагог һөнәрен сайларга кызыксындыру максатыннан бирү күздә тотыла.
Дәүләт Думасы депутаты Мария Харченко сүзләренчә, инициатива мәктәп һәм балалар бакчасы педагогларының күпьеллык хезмәтен дәүләт дәрәҗәсендә тануны күздә тота. Аның фикеренчә, бу карар тәҗрибәле укытучылар һәм тәрбиячеләргә хөрмәт күрсәтү белән беррәттән, педагогика юнәлешендә белем алучы яшьләр өчен дә өстәмә этәргеч булачак.
Искәртик, кичә Россия Президенты Владимир Путин укытучылар өчен өстәмә гарантияләр каралган указга кул куйды. Документта педагогларга «Хезмәт ветераны» исеме бирү мөмкинлеген булдыру мәсьәләсе дә чагылыш тапкан.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев