Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Җәйге каникулларның төгәл даталары игълан ителде

Мәктәп укучылары өчен җәйге каникуллар 27 майда башланачак һәм августның 31енә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Российская газета».

Мәгариф министры Сергей Кравцов ял чорында балалар өчен мәктәп яны лагерьлары һәм балаларны савыктыру үзәкләре эшләвен дәвам итәчәген ассызыклады.

Моннан тыш, укучылар өчен бай программа әзерләнә: спорт ярышлары, иҗади бәйгеләр, уен чаралары һәм төрле мастер-класслар үткәреләчәк.

Министр сүзләренчә, җәйге ял уку елы тәмамланганнан соң көч туплау өчен бик мөһим чор булып тора. Бу — балаларга сәламәтлекләрен ныгытырга, якыннары белән күбрәк вакыт үткәрергә, дуслары белән очрашырга, күңелле тәэсирләр алырга һәм көз көне яңадан дәресләргә яңа көч белән кайтырга мөмкинлек.

Ул шулай ук мәгариф системасының төп бурычы — һәр бала өчен файдалы, имин һәм үсешкә ярдәм итә торган җәйге ял шартлары тудыру икәнлеген билгеләп үтте.

Ведомствода искәртүләренчә, 9нчы һәм 11нче сыйныф чыгарылыш укучылары өчен уку елы тәмамлану вакыты ОГЭ һәм ЕГЭ расписаниесе белән билгеләнә.

Министрлыкта шулай ук уку елының төп сроклары барлык укучылар өчен дә бердәй булуын әйттеләр: уку елы 1 сентябрьдә башлана һәм 26 майдан да иртәрәк тәмамлана алмый. Әлеге кагыйдәләр федераль белем бирү программаларында беркетелгән.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев