Кравцов: 2027 елда БДИда җитди үзгәрешләр һәм катлауландырулар булмаячак
2027 елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру тәртибендә җитди үзгәрешләр һәм биремнәрне катлауландыру көтелми. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов Бөтенроссия педагогларның август киңәшмәсендә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, киләсе елдагы имтихан биремнәре укучылар өчен катлаулырак та, җиңелрәк тә булмаячак.
«Күпләрне БДИ биремнәренә бәйле үзгәрешләр борчый. Җитди яңалыклар, катлауландыру яки, киресенчә, имтиханны җиңеләйтү булмаячак», — диде Кравцов.
Нет комментариев