Яңа Бүләк авылы ветераннарына лаеклы дипломнар тапшырылды
Нәзир һәм Назыйм Гыймазетдинов җитәкчелегендәге «Илһам» коллективы, шулай ук Яңа Бүләк авылыннан Кифая Вәлиева һәм Флүр Шакиров Татарстан ветераннарының «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестиваленең лаеклы дипломнары белән бүләкләнделәр.