Аграрийлар 95 мең тоннага якын бөртекле культура җыйган
Авыл хуҗалыгы

Аграрийлар 95 мең тоннага якын бөртекле культура җыйган

Районыбызда урак кампаниясе экваторны үтеп китте — бүгенге көндә җирле аграрийлар планның 58 процентын үтәде.

Уракта ашлык җыю өчен 80нән артык комбайн җәлеп ителгән.
Уракта ашлык җыю өчен 80нән артык комбайн җәлеп ителгән.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, тулаем җыем 94,7 мең тоннага җиткән, ә уртача уңдырышлылык гектарыннан 40,9 центнер тәшкил итә.

Кырларда эшләрнең югары темпларын сакларга заманча техник ресурслар ярдәм итә: уракта ашлык җыю өчен 80нән артык комбайн җәлеп ителгән. Икмәк суктыру белән беррәттән, район хуҗалыклары терлекчелек ихтыяҗлары өчен азык әзерләүне дә актив алып бара.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев