Махсус хәрби операция ветераннары «Балкыш» лагеренда балалар белән очрашты
җәмгыять

Махсус хәрби операция ветераннары «Балкыш» лагеренда балалар белән очрашты

Ике сәгатькә якын дәвам иткән батырлык дәресендә балалар кунакларны зур кызыксыну белән тыңлады һәм күпсанлы сораулар бирде.

Очрашу балаларга вакыйгаларның үзәгендә булган кешеләрнең хатирәләрен нәкъ менә үзләреннән ишетергә мөмкинлек бирде.
Очрашу балаларга вакыйгаларның үзәгендә булган кешеләрнең хатирәләрен нәкъ менә үзләреннән ишетергә мөмкинлек бирде.

Балалар алдында Эдуард Тарзимин, Фәнис Галимуллин һәм Виталий Тимофеев чыгыш ясады. Алар хәрби хезмәттәге көндәлек тормыш, хәрби техника, разведка һәм хәрби операцияләрдә катнашу турында сөйләде, үзләренең хезмәт елларының истәлекләре белән уртаклашты.

Балаларда аеруча Фәнис Галимуллинның сөйләгәннәре зур кызыксыну уятты. Ул хезмәт вакытында авыр яраланып, кулын югалткан. Бүгенге көндә ветеран хәрби комиссариатта эшләвен дәвам итә. Аның тормыш юлы балалар өчен батырлык, рух ныклыгын күрсәтүче үрнәк булды. Нинди генә сынауларга дучар булсаң да, бирешмичә алга атларга кирәклеген тагын бер кат раслады.

Укучылар әңгәмәдә актив катнашып, күпсанлы сорауларын бирде. Алар ветераннарның бүләкләре, хәрби хезмәттәге көндәлек тормышы һәм иң катлаулы мизгелләрдә дә ныклыкны ничек саклый алулары турында кызыксынды.

Әлеге очрашу балаларга вакыйгаларның үзәгендә булган кешеләрнең хатирәләрен нәкъ менә үзләреннән ишетергә һәм авыр сынаулар аша узган кешеләр турында күбрәк белергә мөмкинлек бирде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев