Республикада 26 августта болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуын фаразлый.
Иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, соңрак көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +8…+13 градус булачак. Көндез һава +18…+23 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев